Татарстанда «Кызыл китап»ка кергән балыкны тотучы биш кешегә җинаять эше кузгатылган

Мамадыш районында яшәүче биш кешегә Россиянең «Кызыл китабы»на кертелгән балыкны законсыз тоткан өчен җинаять эше кузгатылган.

Тикшерү фаразлары буенча, 22 февральдә Мамадыш районының Соколка авылы янында шикләнелүчеләр Чулман елгасыннан 122 данә чөгә балыгы тоткан. Зыян ярты миллион сумнан артык тәшкил иткән.
Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.


Фикер өстәү