Центнерга якын авырлыктагы җәен тоткан Геннадий Демин: «Дүртәүләп күтәреп, арбага салдык»

Мамадыш районында 71 яшьлек Геннадий Демин 79 килолы җәен балыгы тоткан.  «Мондый балык гомердә бер генә тапкыр эләгә», – ди ул, әлеге  вакыйгага мөнәсәбәтен белдереп. Балыкны 12500 сумга саткан. Әлеге  акчаны балык тоту өчен кирәк-яракларга тотачак.

– Балыкны  тартып чыгарганда, әллә ни сөенмәдем. Моннан алты ел элек улым вафат булгач,  күңелдә шатлык хисе калмады. Елга буена да кайгыны онытып тору өчен йөри башладым. Аның белән киләчәккә корган планнар бик зурдан иде. Табигатьтә йөрү хәсрәтемне бераз булса да җиңеләйтә. Кошлар сайравын тыңлыйм, су буендагы кондызларны күзәтәм. Нократ елгасына көн саен барып кайтам, – ди  71 яшьлек Геннадий.

– Мондый зур балыкны ничек тоттыгыз соң? – дип сорыйм аннан.

– Ярты ай буе бер балык та эләкмәде. Зур бауга биш каптыргыч эләктерәм дә шуны суга ыргытам. Закон аны ун каптыргычка кадәр куярга рөхсәт итә.  Июнь аенда шундый   ике кармак салган идем. Җим – тәкәрлек, кәрәкә балыгы. Башта кәрәкәләрне тотам. Көн саен җимнәре бетмәгәнме дип күзәтеп торам. Аны чуртан һәм башка балыклар бик тиз ашап бетерә. Дөресен әйткәндә,  көн саен болай  күзәтеп йөрү  туйдыра. Шулай  бер көн бармаска булдым.  Икенче көнне килсәм, ни күрим – җәен эләккән. Тәүлек буе кармакта торып арыган, күрәсең, – ди Геннадий Иванович. –  Балык  бик авыр,  аны көч-хәл белән  өстерәп  көймәгә салдым. Тиз генә оныкка шалтыраттым. Ул күршеләр белән килеп җиткән иде. Дүртәүләп күтәреп, арбага салдык. Таныш балыкчым сатарга булышты. Аны балык заводына илтеп, акчасын алып кайтты. 12500 сум биргәннәр.

Моңа кадәр тоткан иң зур балыгы – 18  килолы. Зур  балыкны эшкәртүнең мәшәкате күп дип, гаиләсе аны үзләренә  ашарга калдырмаган. Геннадий абыйның үзенең дә балыкка әллә ни исе китми икән. Шулай да тоткан табышын тозлый, катыра, ыслый. Кунакларны сөендерергә менә дигән сый була.

Сәрия Мифтахова

Фото: http://mamadysh-rt.ru/


Фикер өстәү