«Ак барс»ны ялга җибәрделәр. Казан командасы янә «Авангард»ка оттырды

Үзгәрергә туры киләчәк. «Ак барс» икенче ел рәттән «Авангард»ка оттырып, Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп калды. Уенчылар гына түгел, остазлар сафында да үзгәрешләр буласын чамалавы кыен түгел. Баш тренер Дмитрий Квартальнов та моңа әзер булуын әйтте.

Казан командасы беренче өч матчны оттырып, аннары икесендә җиңгәч, «Ак барс» тамашачысының күңелендә өмет уянган иде. Дүртенче һәм бишенче матчларда якташларыбыз көндәшкә баш күтәрергә дә ирек бирмәде. Ахыр чиктә «Авангард»ның баш тренеры Боб Хартли башта Казан уенчыларын куркыта башлады, аннары хөкемдарлар янына барып тавыш чыгарырга маташты. Кыскасы, чын плэй-офф башланды. «Ак барс» үз эшен дәвам итәр, бертуктаусыз һөҗүм итеп, сафлары сирәгәйгән Омск – Балашиха сакчыларын эштән чыгарыр дип өметләнделәр. Әмма барып чыкмады. Алтынчы матчта Дмитрий Квартальнов уенчылары бер алка да кертә алмады. Казан командасында уенның язмышын үзгәртергә сәләтле кеше табылмады. Матч тәмамлангач исә Квартальновның көндәш уенчыларның кулын кысарлык та көче калмаган иде. «Хәзер инде нәрсә әйтсәк тә мәгънәсе юк. Эш көндәшнең осталыгында түгел, аларның дәрте, җиңү теләге күбрәк иде. Безгә менә шул җитмәде. Әнә шул барысын да хәл итте инде», – диде баш тренер алтынчы очрашудан соң.

Шулай итеп, «Ак барс» икенче ел рәттән Гагарин Кубогы өчен көрәштән төшеп калды. ЦСКА белән «Локомотив»та җиңү яулый алмаган Дмитрий Квартальнов Казанда да үз теләгенә ирешә алмады. Моның шулай буласын ул әле Казанга килгәч тә әйтүчеләр булды, кызганыч, аларның фаразы чынга ашты. «Ак барс»ның составы башка командалардан кайтыш дип әйтеп булмый. Әмма Казанда зур хезмәт хакы алучы хоккейчылардан команда укмаштыра алмый азапландылар. Узган сезон ахыры чит ил уенчыларының бозга чыкмавы белән истә калды. Быел исә команданы үз артыннан ияртә алырлык егетләр табылмады. «Барысын да яхшы аңлыйм. Нәтиҗә канәгатьләнерлек түгел. Җитәкчелек карар кабул итәр, мин барысына да әзер», – ди Квартальнов.

Әмма «Ак барс»ка баш тренерны алмаштыру гына ярдәм итмәячәк. 2018 елда Гагарин Кубогын откан команданың нигезе җимерелеп бетте. Җиңү яуларлык яңа состав тупларга туры киләчәк. Воронков, Сафонов һәм Галимовка гына өметләнеп булмый бит инде. «Ак барс»та гына түгел, гомумән, КХЛда соңгы вакыйгалар аркасында зур үзгәрешләр булырга мөмкин. Киләсе сезонның нинди буласы чит ил уенчыларының килү-килмәвенә, ә иң мөһиме клубларны финанслау мәсьәләсенә дә бәйле булачак. Аңа кадәр исә быелгы җиңүчене ачыклыйсы бар. «Ак барс» тамашачысы хәзер хоккейны тынычлап карый алачак.


Фикер өстәү