Рөстәм Миңнеханов санкция шартларында предприятиеләрнең эше һәм аларга ярдәм турында сөйләде

Татарстанда планлаштырылган барлык федераль һәм төбәк проектларын гамәлгә ашыру дәвам итәчәк.

Аларны финанслау тулысынча гамәлгә ашырылачак, дип белдерде республика Президенты Рөстәм Миңнеханов. Бу турыда ул ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә әйтте. ТР Президентының матбугат хезмәте шулай дип хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның 2030 елга кадәрге чорга барлык стратегик максатларны һәм илкүләм бурычларны гамәлгә ашыруны дәвам итү турындагы карары турында искәртеп үтте. Төбәкләргә кредит түләүләрен кичектереп тору, аларна үз кредит линиясе бирелү, инфраструктура бюджет кредитлары күләмен саклау ярдәм чарасы буларак каралган.

«Республика Хөкүмәтенә һәм муниципаль берәмлек башлыкларына ил җитәкчелеге куйган бурычларны гамәлгә ашыруда эшне оештырырга кирәк», — диде Миңнеханов.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, дәүләт икътисади тармакка ярдәм итү өчен конкрет гамәлләр башкара. Кече һәм урта эшмәкәрлеккә ташламалы субсидия бирү өчен эш алымы билгеләнгән. Шулай ук гражданнарны социаль яклау, ана булуга, балалары булган гаиләләргә ярдәм итү өчен билгеле бер чаралар күрелә.

Кулланучылар базары өлешендә беренче чиратта кирәкле товарларның, дару препаратларының һәм медицина әсбапларының ассортиментын киңәйтү бурычы тора. Шуңа бәйле рәвештә экспортчыларга эчке базар өчен товарлар күләмен арттырырга кирәк. Вазгыятьне Хөкүмәт, Монополиягә каршы федераль хезмәт һәм төбәкләр җитәкчелеге контрольдә тота.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, ул Татарстанның кайбер предприятиеләрендә булды инде. Аларның эше белән танышты. «Татхимфармпрепараты», «Майский» теплица комбинаты, X5 Retail Group һәм ТМК Групп үзәкләре шундыйлардан. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, алар барысы да тотрыклы эшли, тоткарлыклар күзәтелми.

Республика җитәкчесе шулай ук зур сәүдә челтәрләренең бүлү үзәкләренең эше турында сөйләде. «Продукция җитәрлек күләмдә бар. Беренче чиратта кирәкле булган товарлар белән гражданнарны тәэмин итүдә бу оешмаларның барысы да мөһим роль уйный. Тотрыклы, өзеклексез эшлиләр», — дип өстәде ул.


Фикер өстәү