Илсур Һадиуллин милли мәгарифкә игътибар бирмәүче районны атады

Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин милли мәгарифкә игътибар бирмәгән районны атады. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.

«Кызганыч, Югары Осланда туган телдә белем һәм тәрбия бирү бөтенләй оештырылмаган», –  диде ул Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе утырышында.

Милли мәгарифкә зур игътибар бирүчеләрдән министр Актаныш, Апас, Арча, Әтнә, Балтач, Чүпрәле, Кайбыч районнарын мисалга китерде.

«Әлмәт, Баулы, Зәй, Менделеевск, Лениногорск, Яр Чаллы, Түбән Кама, Нурлат, Питрәч, Чистай районнарына игътибарны арттыру сорала», –  диде  Илсур Һадиуллин.

«Балада туган телне өйрәнүдә кызыксыну уяту өчен, белем бирү процессы кызыклы, мавыктыргыч булырга тиеш. Коммуникатив технологияләрне кулланып, практик юнәлешле программаларны гамәлгә кертү — беренче юнәлеш», — диде мәгариф министры.

«Татар теленнән республикабызның дәүләт теле буларак һәм татар әдәбиятыннан эшләнгән программалар федераль реестрга кертелде», – дип хәбәр итте министр.


Фикер өстәү