Авылда ике ир туган янып үлгәннән соң, җинаять эше кузгатылды

Кайбыч районы Олы Подберезье авылында янгыннан соң «Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк кеше үлеменә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Анда ике бертуган ир-атлар үлгән. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Алексей Матренин хәбәр итә.

Фаҗига 18 март төнендә булды. Янгын сүндерүчеләр янган конструкцияләрне сүткәндә анда 41 һәм 33 яшьлек ике ир туганның мәетләрен тапканнар. Янгын мәйданы 108 кв. метр тәшкил иткән булган.

Хәзер тикшерүчеләр әлеге хәлнең бөтен нечкәлекләрен ачыклый.


Фикер өстәү