Прокуратура җитештерүчеләргә шикәр бәясенең нигезсез кыйммәтләнүенә юл куелмаска тиешлеген кисәткән

Прокуратура хезмәткәрләре массакүләм мәгълүмат чараларына һәм социаль челтәрләргә күзәтү ясап, кайбер кибетләрдә шикәр комы булмавын яисә аның бәясе нык кыйммәтләнүен билгеләгән.

Татарстан прокуроры өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев әйтүенчә, республикада шикәр комын ике зур предприятие – “Буа шикәре” һәм “Зәй шикәре” җитештерә. Прокуратура әлеге ике завод җитәкчелегенә, шулай ук күпләп сатып алучыларга һәм шикәр комын капларга тутыручы эшмәкәргә шикәр кытлыгына һәм аның нигезсез кыйммәтләнүенә юл куелмаска тиешлеген кисәткән.

Прокуратура материаллары Монополиягә каршы федераль хезмәт идарәсенә алга таба тикшерүгә юлланган. Шикәр комы белән тәэмин итүче башка предприятиеләрне тикшерү дәвам итә. Закон бозу очраклары ачыкланганда, прокуратура тиешле чаралар күрәчәк.


Фикер өстәү