Иләбәр әбиләре – “ВТ”да кунакта

Бүген редакциябезгә кунаклар килде. Кунакның да ниндие әле – Саба районының Иләбәр авылы әбиләре!

Сәяхәтләре бездән башланды аларның. Газета эшен күрү, журналистлар белән очрашу өчен махсус килгәннәр. Әлеге өлкәннәргә карап сокландык без. Авыр эшләрдә эшләп ялга чыксалар да, кайберләре әле дә тик тормый икән. Фермерларда эшлибез, диләр. Эшләргә дә өлгерәләр, ял да итә беләләр.

Кышын чаңгы, чана шуалар, скандинавия таяклары белән чыгалар. Китапханәгә бик теләп йөриләр икән. Алар укымаган бер генә китап та калмаган. “ВТ” ны яратып укып баралар. Әлеге өлкәннәрне Иләбәр авылы китапханәсе җитәкчесе Вәсилә Галиева һәм мәдәният йорты җитәкчесе Рамил бергә җыеп тора. Алар белән сөйләшкәннән соң, авылларында бик матур итеп яшәгәннәрен аңладык.

Өлкәннәрнең тормышы хакында “ВТ”ның алдагы санында Гөлгенә ШИҺАПОВА язмасыннан укып белерсез.


Фикер өстәү