Мәктәпләрдә коронавируска каршы чикләүләрне йомшартырга җыеналар

Аерым алганда, бер сыйныфны бер бүлмәдә генә укытуны бетерү тәкъдим ителә.

Роспотребнадзор мәктәпләрдә, балалар һәм үсмерләр өчен билгеләнгән башка социаль объектларда ковидка каршы чараларны йомшартуны тәкъдим иткән. Үзгәрешләр урын алган проект норматив-хокукый актлар проектлары рәсми порталына урнаштырылган.

Документта иң элек бер сыйныфны барлык фәннәрдән дә бер генә бүлмәдә укыту таләбен юкка чыгару тәкъдим ителгән.

Моннан тыш укучыларны кимендә 1,5 метр ераклык калдырып утыртуны бетерү күздә тотылган. Моңа кадәр алар аттестация үткәрү урыннарында “шахмат тәртибе”ндә утыртыла иде.

Проектта шулай ук төрле сыйныф укучылары катнашындагы массакүләм чаралар үткәрүне рөхсәт итү каралган. Фәкать ябык бүлмәләрдә генә мондый чаралар үткәрергә ярамаячак. Моннан тыш лагерьларда балаларның бүлмә мәйданының күп дигәндә 75 процентын гына биләргә тиешлеге турында таләпне юкка чыгару тәкъдим ителә.


Фикер өстәү