Сәламәтлек саклау министрлыгы: «Температураны төшерә торган даруларга кытлык юк»

Россиядә балалар өчен чыгарылган температураны төшерә торган даруларга кытлык юк. Бу хакта «Российская газета» Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, дистрибьюторларда һәм даруханә челтәрләрендә балалар өчен сироп рәвешендәге 7,5 миллион кап ибупрофен препараты һәм шулай ук балалар өчен сироп рәвешендәге 2,3 миллион кап парацетамол препараты бар.

Министрлыкның матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, препаратлар график буенча китерелә. Әйтик, 2022 ел башыннан 3,3 миллион кап «Балалар өчен нурофен» препараты әйләнешкә кертелгән.

Ихтыяҗ зур булу сәбәпле препаратлар даруханәләрдән вакытлыча юкка чыкты, әмма якын көннәрдә алар киштәләрдә янә урын алачак. Аларны китерергә өлгермиләр генә.

«Дарулар белән тәэмин итүгә бәйле вазгыятьне Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте даими контрольдә тота», –  диелә ведомство хәбәрендә.


Фикер өстәү