Коронавирус: хәзер республикада нинди кагыйдәләр?

Татарстанда коронавируска каршы кертелгән чикләү чаралары бербер артлы гамәлдән чыга башлады. Хәзер республика халкы нинди кагыйдәләр буенча яши?

Билгеле булганча, 21 февральдән Татарстанда QR-код куллану системасы бетерелде. Театр-кинога керергә, җәмәгать транспортында йөрергә, кафе-ресторанга бару өчен кара шакмаклар кирәк түгел хәзер.

Шулай ук 21 февральдән республикада кибетләрнең төнге эшчәнлегенә карата тыюны алдылар. Сауна һәм мунчалар да төнге сәгатьләрдә хезмәт күрсәтә ала.

21 февральдән яшүсмерләр янә сәүдә-күңел ачу комплексларына әти-әниләре яки законлы вәкилләреннән башка гына йөрү мөмкинлеген алды.

Узган атна ахыры исә кафе-ресторан тотучыларга күңелле яңалык алып килде. Татарстанда җәмәгать туклануы урыннарына төнге сәгатьләрдә эшләргә рөхсәт ителде. Тиешле карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Хәтерләсәгез, Роспотребнадзорның Татарстандагы вәкилләре бу сорауга март азагында әйләнеп кайтачакбыз дип вәгъдә иткән иде. Мәсьәлә рестораторлар файдасына хәл ителгәч, вазгыять тотрыклы дигән сүзме инде бу?

Искәртеп үтик: 2021 елның 30 октябреннән башлап кафе-рестраннарга 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтү тыелган иде. Хакимият вәкилләре моны коронавирус инфекциясе йоктыручыларның кискен артуы белән аңлатты. Чикләү турында Яңа ел бәйрәме вакытында гына онытып тордылар: 31 декабрьдән 1 гыйнварга каршы төндә кафе-рестораннар 03.00 сәгатькә кадәр эшләде.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсендә бу адымга китергән сәбәпләр турында менә нәрсә диделәр:

– 2022 елның сигезенче атнасыннан коронавирус белән чирләүчеләрнең атна саен уртача алганда 30 процентка кимүен күзәттек. Инфекция таралу коэффициенты – 0,7 процент. Республикада коронавируска каршы вакцина ясатучылар күрсәткече 81,7 процентны тәшкил итә. 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең 76,6 проценты прививка кадатты. Грипп белән чирләү очраклары да бу елның алтынчы атнасыннан башлап теркәлми. Кискен респиратор вируслы инфекцияләр белән авыру эпидемиологик чиктән 50 процентка кимрәк.

Моңа да карамастан, Татарстанда әле дә битлек кию режимы саклана. Аны җәмәгать урыннарында, транспортта да кияргә кирәк. Сәламәтлек турында сөйләгәндә гигиенага бәйле иң гади кагыйдәләрне дә онытмыйсы.

САН

Узган тәүлектә Татарстанда коронавирус йоктырган 279 кеше теркәлгән. Шулар арасында 51е – балалар. 50 кеше хастаханәдә дәвалана.

Вакцина ясатучылар санына килгәндә, республикада аларның саны 2497036. Кабат вакцинация узучылар – 278727 кеше.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү