Рөстәм Миңнеханов Туба шәһәре җитәкчелеген Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан уздырылачак чараларга чакырды

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сенегалның мөселман дини үзәге булган Туба шәһәре җитәкчелеген сәламләде һәм Идел буе Болгарстаны тарафыннан Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан уздырылган чараларга чакырды.

«Безнең өчен зур дәрәҗә булачак», – дигән Рөстәм Миңнеханов. Бу хакта аның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Татарстан Президенты Сенегалга кичә килде. Сәфәр программасында эшлекле очрашулар, шул исәптән Сенегал җитәкчелеге вәкилләре белән очрашулар, «Татарстан-Сенегал»эшлекле форумында катнашу да планлаштырыла.


Фикер өстәү