Наил хәзрәт Йосыпов: «Әйтәчәк сүзендә файда булмаса, иң яхшысы – дәшми тору»

Сәхабәләрнең берсе: «Төрмәгә ябарга иң лаек әгъза ул – тел», – дигән. Чынлап та, тел сөяксез һәм ул яхшы сүзләрне дә, гөнаһка этәрә торганнарын да әйтә. Телдән ычкынган сүз өчен үкенгән чаклар да булгалый. Сүзне үлчәп сөйләү турында динебездә ни диелә? Мөселман кешесенә сүгенергә ярыймы?

 Бу һәм башка сорауларга Наил хәзрәт ЙОСЫПОВ җавап бирде.

 «Кем дә кем миңа авызы эчендәге (телен) һәм ике аягы арасындагы (җенес) әгъзасын сакларга вәгъдә итсә, мин аңа җәннәт вәгъдә итәм» дигән хәдис ишеткән бар. Бу инде безгә – мөселманнарга сүзне үлчәп сөйләргә дигән күрсәтмәдер? Мөселманнарның сөйләшү әдәбе турында аңлатып узсак иде.

Әйе,  без – адәм балалары, телебезне Аллаһның ачуын чыгара торган гамәлләрдән сакларга тиеш. Мөселманнарның сөйләшү әдәбенә килгәндә, һәр мөэмин әйтәсе сүзен уйлап һәм үлчәп сөйләү хәерле. Әгәр дә аның әйтәчәк сүзендә файда булмаса, бу очракта иң яхшысы – дәшми тору. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в): «Кем дә кем Аллаһка һәм кыямәт көненә ышанса, хәерле сүз әйтсен яки эндәшмәсен», – дип әйтә. Хәерле сүзгә динебездә яхшылыкка өндәү, начарлыктан тыю, Аллаһны искә алу, кешеләрне шатландыра торган сүзләр керә. Әгәр дә кеше әйтәчәк сүзенең файда китерүенә шикләнсә, аны әйтмәү хәерле.

 

– Тел белән кыла торган гөнаһлар нинди?

– Тел белән кыла торган гөнаһлар: ялган, гайбәт сөйләү, сүз тарату, сүгенү, кешене мыскыл итү, түбәнсетү.

 

– Сүз кешене үстерә дә, үсендерә дә, үтерә дә. Мөселман кешенең сөйләме нинди булырга тиеш?

– Дөрес, сүз белән кешене дәваларга да һәм гарипләндерергә дә була. Әбү Муса әл-Әшгари әйтә: «Мин әйттем: Әй, Аллаһның илчесе! Мөселманнарның кайсы иң хәерлесе?» Ул әйтте: «Башка мөселманнар аның теленнән һәм кулыннан имин булган кеше». Кеше нинди генә сүз сөйләмәсен, аның һәр сүзе ике фәрештә тарафыннан язылып барыла. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Ике кабул итүче (язып баручы) фәрештә (кешедән чыгучы бөтен нәрсәне теркәп бара). Алар уң якта һәм сул якта утыра. Ул нинди генә сүз әйтмәсен, аны инде күзәтүче фәрештә (язарга) әзер тора». Шулай ук пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в): «Адәм баласы иртә белән торгач, бөтен әгъзалар да телне орышып, аңа шулай диләр: «Безнең өчен Аллаһның газабыннан саклан! Дөреслектә, без сиңа бәйле. Әгәр дә син туры юлдан барсаң, без дә туры юлдан барабыз, әгәр дә син туры юлдан чыксаң, без дә туры юлдан чыгабыз», – ди.

 

– Сүгенү сүзләре кыстырып сөйләшү турында диндә ни диелә?

–  Ислам динендә сүгенү катгый тыела, чөнки һәрбер сүгенү ул кемнедер кимсетү яки кемнеңдер хакын алу булып тора. Ә инде кеше хакына керү, аның дәрәҗәсен төшерү вә мыскыллау безнең диндә тыелган. Рәсүлебез әйткән: «Кешеләрне сүгү вә дәрәҗәләрен төшерү – яманлык һәм көферлек гамәле». Сүгенү сүзләре күбрәк кешенең җенси әгъзасын һәм ир белән хатын-кыз арасында була торган җенси мөнәсәбәтне искә алу, шуларга кагылышлы гамәлләр хакында. Уйлап кына карагыз: акылы булган кеше сөйләмендә гаурәт урынны һәм кайбер җенси мөнәсәбәтләрне белдергән сүзләрне кулланырмы? Юк! Чөнки андый сүзләр һәрбер юньле кешенең дәрәҗәсен төшерә һәм бер үк вакытта аны бик каты мыскыллый. Шул сәбәпле мөселман кешенең янында торган башка берәүне сүгәргә һәм аның каршында сүгенеп холыксызланып торырга бернинди дә хакы юк.

– Кыямәт көнендә кеше хәтта уйламыйча әйткән сүзләре өчен дә газапка тартыла, ди. Моны раслаучы хәдисләр бармы?

– Ошбу хәдис Имам Бохари китабы җыентыгында китерелә, Мөхәммәд (с.г.в): «Дөреслектә, кеше үзе дә игътибар итмичә Аллаһ риза була торган бер сүз әйтә һәм Аллаһ шуның белән аны дәрәҗәләргә күтәрә. Шулай ук кеше үзе дә игътибар итмичә Аллаһның ачуын чыгара торган бер сүз әйтә һәм Ул аны шуның аркасында җәһәннәмгә ата», – ди.

Әл-Хәсән әл-Басри исә: «Элекке вакытта шулай дип әйтәләр иде: «Мөэминнең теле йөрәге артыннан йөри. Әгәр дә ул берәр нәрсә әйтергә теләсә,  башта аның турында йөрәге белән уйлый, ә аннан соң әйтә. Монафикъның теле йөрәге алдыннан йөри. Әгәр дә ул берәр нәрсә әйтергә теләсә, аны теле белән әйтә, ә йөрәге белән аның турында уйламый», – дип китерә.

 


Фикер өстәү