Путин ил эчендә очышларга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләргә кушты

Россия Президенты Владимир Путин эчке рейсларда билетларның бер өлешен компенсацияләү программасын башлап җибәрергә кушты, дип хәбәр итә ТАСС. Сүз 2022 елның апреленнән октябрь аена кадәр ясалачак рейслар турында бара.

Авиапассажирлар ташу күләме арта, ә пассажирлар агымы 100 млн. кешедән дә ким булмаячак. Путин сүзләренчә, россиялеләрнең өстәмә чыгымнары булырга тиеш түгел.

Илбашы кирәк булган очракта, әлеге тармакны субсидияләү программасы күләме каралачак дип белдерде. Башта ул 100 млрд. сум акча билгеләргә тәкъдим итте, соңрак тагын 10 процентка артыру  мөмкинлеге дә бар. Әлеге программаның тормышка ашырылуын, акчаларның вакытлыча тоткарлануына бәйле рәвештә, 1 — 1,5 айдан соң бәяләргә кирәк.


Фикер өстәү