Хафиз Миргалимов: «Без кайгыртмый, кем кайгыртсын?»

Республикада физик мөмкинлекләре чикләнгән 29 мең бала бар. Аларның тормышын ничек тә җиңеләйтәсе иде. Татарстанның КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов әнә шулай ди. Ул авыру балаларның язмышы, киләчәге өчен борчылуын яшерми. Депутат бу хакта Дәүләт Советында узган «Татарстанда физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең проблемалары хакында» дигән «түгәрәк өстәл»дә сөйләде.

–  Без еш кына халык белән очрашабыз. Авыру бала үстерүче әниләрнең үтенечләрен дә тыңлыйбыз. Проблемалар күп. Әмма аларны дәүләт чишәргә тиеш, – ди ул. –  Күп кенә физик мөмкинлеге чикләнгән балаларга тиешле җиһазлар, аяк киемнәре бөтенләй туры килми икән. Нигә соң аларны башкага үзгәртеп булмый?  Әле менә безгә бер әти килде. Баласының колагы ишетми. Колак аппараты алырга кирәк. Дәүләт бушка бирә торганының сыйфаты начар. Җитмәсә, табиблар рецепт язып биргәндә, нинди маркалы кирәклеген дә язмыйлар икән. Аннары инде проблемалар килеп чыга. Дәүләт биргәненә риза булмасаң, үзеңә сатып аласы. Ул әти 400 мең сумлык аппарат алган. Баласына шунысы гына туры килгән. Шунысы кызык: дәүләт аның өчен бары тик 15 мең сум компенсация кайтарган.

Хафиз Миргалимов «Уңайлы мохит» программасына да тукталды. Җәен алар, бер авыруның үтенече буенча, Казанның «Кояшлы шәһәр» («Солнечный город») микрорайонына барганнар. Биредә коляска белән йөрергә юл юк икән.

– Төзүчеләр нәрсә уйлап юл салды икән?! Мондый хәл булырга тиеш түгел, – диде ул. – Авыру балаларны укыту проблемасы да бар. Ничә тапкыр «түгәрәк өстәл» оештырып, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр чакырып та килми калалар. Казан шәһәре мэрына да сорауларыбыз шактый җыелды.

Очрашуда инвалидларга дигән машина кую урынында башка кешеләр «тимер ат»ын калдырып китеп, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә штраф салулары хакында да әйттеләр. Сау-сәламәт йөртүче ул урынны алгач, авыруга башкасына куярга туры килә. Шулай итеп, штрафны инвалидка салалар. Хафиз Миргалимов, нигә штраф язганчы, тикшермиләр икән, дип борчыла. Ул авыруларга кирәкле дару бәяләре турында да сөйләде. Аларны арттырмаска киңәш итте.

– Халыкның хезмәт хакы артмый, бәяләр көннән-көн үсә. Авыруларны, пенсионерларны уйларга кирәк бераз. Алар ничек яшәргә тиеш соң? Авыру балаларга бушлай бирелә торган даруларның исемлеген дә киңәйтергә кирәк. Физик мөмкинлеге чикләнгән балаларга спорт түгәрәкләренә йөрү мөмкинлеге тудыру кирәк. Алар кемнән ким? – диде ул. – Инвалидларга ярдәм күрсәтү – дәүләт бурычы, шуңа күрә хакимият органнары үз функцияләрен төгәл үтәргә тиеш. Кызганычка, бу мәсьәләдә җаваплы хезмәткәрләрнең еш кына үз вазыйфаларына һәм инвалидлар ихтыяҗларына карата формаль карашы күзәтелә.

Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең проблемасын күтәргән өчен «түгәрәк өстәл»не оештыручыларга рәхмәт әйтте.

– Биредә яңгыраган проблемаларны хәл итүдә экспертлар һәм юристлар ярдәм итә ала. Закон белән җайга салуны таләп итә торган иң кискен мәсьәләләр турында без комитетта фикер алышырга һәм закон чыгару инициативаларын әзерләргә тырышырбыз, – диде ул.

Очрашуда илдәге вазгыять хакында да сүз булды. Хафиз Миргалимов, гел күршедән әйбер сорап торып булмый, диде. Советлар чорын искә алды.

– Ул чакта без беркемнән бернәрсә алмадык. Энәдән алып самолетка кадәр үзебезнеке иде. Мөмкинлекләр җитәрлек. Үзебез эшләргә өйрәник.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү