Ярдәм бар, теләк кирәк: пенсионерларга кагылышлы сорауларга белгечләр җавап бирде

Татарстан өлкәннәре ничек яши? Аларга дәүләт тарафыннан нинди ярдәм күрсәтелә? Бүген «Обьясняем. Республика Татарстан» дигән сайтта әнә шул хакта туры эфир узды. Татарстанда яшәүче пенсионерларга кагылышлы сорауларга белгечләр җавап бирде.

Россия Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе урынбасары Елена Полякова ел башыннан һәм 1 апрельдән арткан пенсия хакында сөйләде.

– Татарстанда 1 миллион 120 мең пенсионер яши. Аларның һәркайсы билгеләнгән вакытта пенсиясен алсын өчен, барлык шартлар тудырыла. Ел башыннан пенсияләрне индексацияләү күп кешедә сорау тудырды. Аңлатып китәбез: пенсияләр башта 5,9 процентка артты. Аннары инде 1 февральдән пенсияләр суммасы 8,6 процентка күтәрелде. Шунлыктан пенсионерларның акчасы февральдә күбрәк булды. Әмма март аеннан алар инде ничек тиеш, шул акчаны ала башладылар, – ди Елена Полякова.

Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының бүлек мөдире Анжелика Вәлиева өлкәннәргә күрсәтелгән социаль ярдәм турында сөйләде. Ул республиканың 45 районында да өлкәннәргә социаль хезмәт күрсәтү бүлекләре эшләвен әйтте.

– Әгәр кешегә ярдәм кирәк дип табыла икән, андыйларга социаль хезмәткәрләр билгеләнә. 2019 елдан бирле өлкәннәрнең сәламәтлеген кайгыртып, диспансеризация үткәрелә. Моның өчен һәр районга машина билгеләнде. Шул машина өлкәннәрне район хастаханәләренә йөртә. Узган ел коронавирустан прививка ясатырга барыр өчен дә бу машиналарны кулландык, – ди ул.

Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад эксперты Фәнис Хөсәенов туры эфирда өлкәннәрне сак булырга чакырды.

– Өлкәннәр кризистан бик курка. Тизрәк продукт җыя башлый. Болай эшләү дөрес түгел. Бәяләр күтәрелеп ала да төшә. Кеше мондый вакытта акчасын югалта, – ди ул.

Өлкәннәр арасында үз исеменә кредит рәсмиләштерүчеләр дә күп икән. Элегрәк түли алмаган очракта суд приставлары аларның пенсияләренең яртысын тотып кала торган булган. Хәзер пенсиягә тимиләр.

– Тагын шунысы бар: үзләренә акчасы калмаса калмый, өлкәннәр балаларына ярдәм итәргә тырыша. Болай ярамый. Киресенчә, балаларыгыз сезгә булышсын, – дип тә киңәш бирде эксперт.

Өлкәннәргә финанс белеме буенча күпме генә аңлатсалар да, алар гел алданып тора. Фәнис Хөсәенов та шулай ди.

– Чит кеше беркайчан да сезнең банктагы акчагыз хакында сорашып шалтыратырга тиеш түгел. Бу үзе үк ялганчылар икәнен күрсәтә. Элек банк хезмәткәре булып, яки үз балалары исеменнән шалтыраталар иде. Хәтта телефонда аларның номерлары күренә. Өлкән кеше ышана. Хәзер вакытта ул номерларны чыгару авыр эш түгел. Шуңа сак булыгыз, мәгълүматны тикшерегез, – ди ул. – Санкцияләр кертелгәч, чит илдән акча урлап яткан мошенниклар кимеде. Хәзер башкача схемага күчтеләр. Банктан акча алышына дип шалтыраталар да өйгә «яңа акча» китерәләр икән. Өлкәннәр чын акчасын биреп, уенчык кәгазь тотып калалар. Шуңа да беркайчан да телефоннан сөйләшмәгез. Тизрәк сүндерү ягын карагыз. Балаларыгыз яки якын кешеләрегез белән сөйләшергә киңәш итәм.

«Туры эфир»да өлкәннәрнең тормышы хакында Россия пенсионерлары берлегенең Татарстан бүлеге рәисе Любовь Мишина да чыгыш ясады. Ул республика пенсионерларының актив яшәүләрен әйтеп китте. Аларның «Балкыш» фестивалендә катнашулары, җырлау-биюләре күңелләре өчен генә түгел, сәламәтлекләренә дә файдага, диде.

– Бездә өлкәннәр сәламәт яшәргә тырыша. Спорт белән шөгыльләнер өчен мөмкинлек җитәрлек. Теләгән кеше йөзә, шахмат уйный, йөгерә, скандинавия таяклары белән йөри. Олы яшьтә булуына карамастан, компьютерга өйрәнүчеләр дә шактый, – ди ул. – Кыскасы, шартлар җитәрлек. Калганы өлкәннәрнең үзләреннән тора.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү