Мәскәү биржасында доллар курсы февраль урталарыннан бирле беренче тапкыр 75 сумнан кимрәк булган

Бүген Мәскәү биржасында сату-алуда доллар курсы башта 75 сумнан түбәнрәк төшкән. Америка валютасы мондый бәйдән соңгы тапкыр16 февральдә сатылган.

Сату-алулар барышында доллар 74,26 сумга кадәр кимегән (11 февральдән соң минималь күрсәткеч), ә евро, 2021 елның 27 октябреннән беренче тапкыр, 80,83 сум булган.
Үзәк банк 7 апрельгә долларның рәсми курсын – 82,6 сум, евро курсын – 90,6 сум итеп билгеләгән.


Фикер өстәү