Казанда Җиңү көнен бәйрәм итү буенча чаралар планы расланган

Казан шәһәре Башкарма комитеты 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган чаралар планын раслады. Шул хактагы карар документлар һәм муниципаль хокукый актлар җыентыгында урын алган.

Шәһәрдә бәйрәм концертлары һәм спорт ярышлары узачак, сугышчыларның каберләренә тантаналы төстә чәчәкләр салыначак. 1000 еллык һәм Ирек мәйданнары, Җиңү паркы, «Ак Барс Арена» стадионы әлеге бәйрәмне үткәрүдә төп урыннар булыр дип көтелә. Шәһәр парклары һәм скверларында программа аерым план буенча оештырылачак.

«Чараларга әзерлек һәм аларны үткәрүгә бәйле чыгымнарны 2022 елга шәһәр хезмәтләренең сметаларында каралган финанслар, иганәчеләр тарафыннан һәм башка бюджеттан тыш чыганаклардан җәлеп ителгән, шулай ук әлеге максатлар өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан күчерелгән акчалар хисабына юнәлдерергә», — диелә документта.


Фикер өстәү