Михаил Мишустин: “Илебез ашлык, үсемлек мае, балык һәм ит белән үзен тулысынча тәэмин итә”

Россия ашлык, үсемлек мае, балык һәм ит белән үзен тулысынча тәэмин итә. Премьер-министр Михаил Мишустин Дәүләт Думасында шулай дип белдергән. Бу хакта ТАСС яза.

“Президент моннан ике ел элек азык-төлек иминлеге буенча яңа доктринаны раслады. Агросәнәгать өлкәсе аны бик югары дәрәҗәдә үти. Безнең ил ашлык, үсемлек мае, балык һәм ит белән үзен тулысынча – 100 проценттан күбрәккә тәэмин итә”, – дигән Премьер-министр.

Агросәнәгать өлкәсе ашлык һәм үсемлек мае буенча документта билгеләнгән күрсәткечләрне ике тапкыр чамасы арттырып үти. Бәрәңге, сөт һәм яшелчә буенча – 80 проценттан күбрәк. Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, продукциянең күпчелеге кече һәм шәхси хуҗалыкларда җитештерелә.

Премьер-министр сүзләренә караганда, Хөкүмәт үзебездә җитештерелгән авыл хуҗалыгы техникасын сатып алуга субсидия бирүне, шулай ук ташламалы лизинг программасын дәвам иттергән. Бу авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә 32 меңнән артыграк трактор, комбайн, кирәкле башка техника сатып алу мөмкинлеге биргән.


Фикер өстәү