Зур сәүдә челтәрләре бер кешегә билгеле бер күләмдә генә товар сатуны туктаткан

“Карусель”, “Пятерочка”, “Перекресток” кебек кибетләр халык өчен иң кирәкле товарлар сатуда чикләүләрне бетергән.

“X5 Group төркеменә керүче сәүдә челтәрләре, ихтыяҗ кимү сәбәпле, бер кешегә билгеле бер күләмдә генә товар сатуны туктату турында карар кабул итте. Хәзерге вакытта кибетләрдә төп продуктлар чикләүләрсез сатыла”. – дип хәбәр итә сәүдә төркеменең матбугат хезмәте. Карабодай, шикәр комы, тоз, үсемлек мае һәм токмач сату күләме февраль ахыры-март башындагыга караганда күпкә азайган.

Әйтик, карабодайга ихтыяҗ – 3 тапкыр, шикәр комына – 4, тозга – 3,5, сыек майга –3,4 тапкыр кимегән. Шул ук вакытта февраль ахырыннан бирле складларда карабодай, тоз һәм шикәр комы запасы нык арткан.


Фикер өстәү