Табиб-эндокринолог: Иртәнге аштан баш тарту куркыныч

Табиб-эндокринолог, нутрициолог, диетолог Алексей Калинчев фикеренчә, иртәнге аштан баш тарту куркыныч. Иртәнге аштан баш тарту яисә ашау арасында зур тәнәфесләр булу ашказаны-эчәк тракты авырулары кискенләшүенә китерә, дип кисәтә ул. «Кешеләр нишләптер гастрит барлыкка килүгә аптырый. Ә бит алар 5–6 ел дәвамында иртәнге аш ашамыйлар, ач килеш кофе эчәләр, тәмәке тарталар һәм моны гадәти  хәл кебек кабул итәләр. Гел шулай яшәдек бит, нишләп чирләдек соң, дип хәйран калалар», – ди Калинчев.


Фикер өстәү