Татарстанда «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проекты буенча 23 күпер төзекләндерелә

Татарстанда «Сыйфатлы имин юллар» илкүләм проекты буенча 23 күпер төзекләндерелә башлаячак. 19ы инде быел ук файдалануга тапшырылырга тиеш.

Юл-транспорт хуҗалыгы министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, күперләрнең тимер-бетон һәм корычтан эшләнгән өлешләре алыштырылачак, терәкләре ныгытылып, яңа асфальт-бетон түшәмәләре пәйда булачак. Быел ремонт эшләренә 1,8 миллиард сум күздә тотылган. Барлыгы 20 муниципаль берәмлектә күперләр тәртипкә китереләчәк. Аерым алганда, Питрәч районында Чыты авылы янында Питрәч – Чыты – Янсуар автомобиль юлындагы үзәнлек аша салынган күпер,  Чүпрәле районында Кече Чынлы елгасы күпере төзекләндереләчәк. Аксубай районында Чистай – Аксубай – Нурлат – Иске Мукшы автомобиль юлындагы Олы Сөлчә елгасы аша төзелгән күпер, шулай ук Тукай районында Князево – Казиле – Иске Абдул – Торнаташ юлында инеш күпере яңартылачак.


Фикер өстәү