Танылган диктор Мәрьям Арсланова вафат булган.
Бүген татар җәмәгатьчелеге легендар дикторны соңгы юлга озатты.
Ул 1926 елның 8 апрелендә Кемерово өлкәсенең Юрга районы Сарсаз авылында туган.
«Татарстан» радиосы дикторы Мәрьям ханымның сөйләм осталыгына хәтта данлыклы оратор Левитан үзе бәя биргән булган.