Казан Кремле территориясендәге күзәтү мәйданчыгының бер өлеше җимерелгән

Татарстанның мәдәни мирас объектларын саклау буенча комитетында Казан Кремлендә урнашкан карау мәйданчыгы җимерелде, дип белдерделәр. Ведомствода бу хәл кар эрегән су белән юдырылу аркасында килеп чыккан, дип аңлаталар.

Хәзер җимерелү урынында белгечләр эшли. Казан Кремлендә авариягә каршы чаралар үткәрү мәсьәләсен хәл итәләр.


Фикер өстәү