Массаж ясау остасы Айдар Шәйхетдинов: “Массаж ясагач температура күтәрелсә, куркырга кирәкми”.

Бер сәгатьлек массаж сигез сәгатьлек йокыны алыштыра! Галимнәр шулай дип ышандыра. Моннан тыш массаж дистәләрчә чирдән дәва булуы белән дә игътибарга лаек. Бүген даими рәвештә стресс, киеренкелек шартларында яшәгән кешелек аңа аеруча мохтаҗ. Массаж ясауның серләрен, аның кеше организмына нинди файда китерүен ачыклау максатыннан, Казандагы “KR Clinic” салонында кунакта булып кайттык. Тәҗрибәле массаж ясау остасы Айдар Шәйхетдинов массаж турында сорауларыбызга ачыклык кертте.

– Айдар, сез массажның нинди төрләренә өстенлек бирәсез?

– Мин дәвалый торган массаж ясыйм. Ул, нигездә, вакуум терапиясе, магнит-вакуумлы терапия, хиджамадан гыйбарәт. Мондый массаж аркага ясала. Аякларга сирәк ясыйм.

– Сез ясаган массаж төрләре бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

– Массаж ясауга китергән сәбәпләр төрле булырга мөмкин. Әйтик, кеше баш авыртудан зарланып килсә, массаж билгеле бер мускулга ясала. Вакуумлы терапия вакытында массаж кул белән түгел, вакуум, төгәлрәк әйтсәк, бамбук банкалар белән ясала. Ни өчен нәкъ менә бамбук дигәндә, анда басым күбрәк була. Нәтиҗәдә, аннан соң тәндә кара көйгән урыннар да азрак кала. Магнитлы-вакуум вакытында кулланылган банкалар исә плюс-минуслы магнитлар хисабына эшли. Алар үзара магнит кыры хасил итеп, ул исә, үз чиратында, мускуллардагы сөт кислотасын “суыра”. Мин комплекслы эшләргә тырышам.

– Массаж нинди авырулар вакытында ярдәм итә?

– Дәвалый торган массаж, иң беренче чиратта, остеохондроз вакытында ярдәмгә килә. Моннан тыш ул иммунитетны ныгыта, кан йөрешен яхшырта. Соңгы арада күпләр баш авыртудан, йокысызлыктан зарланып килә. Бөтен кирәкле тикшеренүләр узалар, МРТ ясаталар, әмма табиблар бернинди хилафлык та тапмый. Бу очракта массаж ярдәмгә килә. Кеше тынгысызланганда, нервланганда да хәлне җиңеләйтә ул. Бу очракта магнит-вакуумлы массаж аеруча файдалы. Киеренкелек шундук юкка чыга. Кеше массаж ясаганда йокыга ук китә. Йокымсырау аннан соң да дәвам итә. Шуңа күрә массаж ясатканнан соң руль артына утырырга киңәш ителми.

– Кемнәргә массаж ясатудан тыелып торырга кирәк?

– Капиллярлары бер-берсенә якын урнашкан, кан тамырлары киңәйгән (варикоз)  кешеләргә вакуумлы массаж, хиджама ясатырга ярамый. Умыртка баганасында бүсере булган кешегә дә банкалар куеп массаж ясатырга киңәш ителми. Яман шеш вакытында массаж ясау, гомумән, тыела. Шикәр чире вакытында да бу эшкә алынмыйм. Салкын тигәндә, бигрәк тә кешедә борынга томау төшү, югары температура кебек билгеләр күзәтелгәндә дә массажны кичектереп тору хәерле.

– Кеше умыртка баганасында бүсер барлыгын белмичә дә йөрергә мөмкин бит. Массажга тотынганчы кешедә аның бармы-юкмы икәнен кул белән генә ачыклап буламы?

– Әйе, дөрестән дә, күпләр умыртка баганасында бүсер барлыгын күз алдына да китерми. Аның барлык төрләрен дә кул белән тотып карап кына ачыклап бетереп булмый. Шуңа күрә баш авыртудан зарланып килгән кешегә тота-кабат массаж ясарга керешмим. Иң элек кеше МРТ ясатканмы икән дип кызыксынам. Бу тикшеренүне узганга ярты ел үткән булса, куркыныч түгел. Аннан да соңрак ясаткан икән, МРТны яңадан ясатырга кирәк. Ник дигәндә, ул вакыт эчендә организмда үзгәрешләр башланган булырга мөмкин. МРТ нәтиҗәләреннән тыш, невролог белешмәсен дә сорыйм. Бары шушы тикшеренү нәтиҗәләрен өйрәнгәннән соң гына массаж ясыйм.

– Организм массажга барырга вакыт җиткәнен нинди билгеләр буенча “сиздерә”?

– Җилкәләр, култык асты авыраеп, катып тора башласа, массаж ясарга вакыт җиткән дигән сүз. Муен бору кыенлашса да, игътибарлы булырга кирәк. Бил авыртса да, массажга барып кайту хәерле.

– Массажга барыр алдыннан анализ тапшырырга кирәкме?

– Бу кайсы төр массажга, кайсы җиреңне дәвалау өчен барырга җыенуыңа бәйле. Әмма массаж ясатыр алдыннан гомуми кан анализы тапшыру хәерле. Ник дигәндә, без, иң беренче чиратта, кан әйләнешен яхшыртабыз. Шуңа күрә канны тикшертергә кирәк.

– Массаждан соң организмда нинди үзгәрешләр күзәтелә? Кеше нинди көтелмәгән “сюрприз”ларга әзер булырга тиеш?

– Әйткәнемчә, массаж кан әйләнешен яхшырта. Шуңа күрә кан басымы түбән булган кешеләргә ул аеруча файдалы. Массаж ясаганнан соң еш кына кешенең кан басымы күтәрелә. Шуңа күрә кан басымы болай да югары булган кешеләргә дәвалый торган массаж урынына хиджама файдалырак булачак. Массаждан соң температура да күтәрелергә мөмкин. Бу – нормаль күренеш. Әлеге халәт озак бармый.  Ике-өч сәгать дигәндә кешенең хәле уңайлана. Шуңа күрә массаждан соң температурасы күтәрелгән кешегә шундук дару кабарга киңәш итмәс идем.

– Массажны интернеттан яисә башка чыганактан карап өйрәнеп, үз белдеклеге белән генә ясаучыларга ни дияр идегез?

– Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз, ди халык. Ләкин мин бу фикер белән килешмим. Һәркем үз эше белән шөгыльләнергә тиеш. Массаж организмга ничек файда китерсә, нәкъ шулай ук зыян да салырга мөмкин. Дөрес ясалмаган массаждан соң айлар буе урын өстендә яткан кешеләр бар. Шуңа күрә бу эшкә бик җаваплы карарга кирәк.

Белешмәләр өчен:

Телефон: 89876017896

Адрес: “KR Clinic” салоны, Казан шәһәре, Нокса авышлыгы урамы, 8а йорты.

Социаль челтәрләрдә:

https://t.me/tsmmassage

https://vk.com/club194307356

Әңгәмәдәш – Динә Гыйлаҗиева

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү