Фигуралы шуу буенча Олимпия чемпионы Камилә Вәлиева «Мәскәү — Татарстан күпере» яшьләр форумында чыгыш ясады. Чара Россия башкаласында бүген уза.
— Казанда тудым бит һәм мин үземнең татар булуым белән горурланам, — дип аның сүзләрен китерә «Матч ТВ».
Спортчы кыз ярдәм, җылы мөнәсәбәт, яхшы сүзләр өчен рәхмәт белдерде.