Әнисе белән бозлы суда коенган бала үлгән

Анапада бер бала Кара диңгездә батып үлгән, дип хәбәр итә җирле басма. Гадәттән тыш хәл Джемета һәм Витязево пляжлары арасында шактый көчле шторм вакытында булган.

Ике кешенең бәлагә очравы турында хәбәр килеп ирешә. Коткаручылар оператив рәвештә ярдәмгә килгәннәр. Бик нык туңган хатын-кызны коткарганнар Тик аның баласын коткара алмаганнар, аның гомере өзелгән.

«Хөрмәтле кунаклар һәм шәһәр халкы, су әле бик салкын. Өстәвенә, шторм вакытында су коенырга ярамый», — дип мөрәҗәгать иткән коткаручылар туристларга.


Фикер өстәү