“Кызыл канәфер” хәйрия акциясе башлана: ветераннарга һәркайсыбыз ярдәм кулы суза ала

“ПАМЯТЬ ПОКОЛЕНИЙ” хәйрия фондының ветераннарга ярдәм итү буенча Бөтенроссия акциясе быел 21 апрель-22 июнь чорында узачак. Ветераннарга ярдәм кулы сузу өчен “Кызыл канәфер” значогын сатып алырга кирәк.

Аны “Җиңү волонтерлары” һәм “көмеш” волонтерлар – “Молоды душой” федераль программасында катнашучылар тарата. Значокны шулай ук челтәр кибетләрендә һәм популяр онайн-кибетләрдә дә сатып алырга мөмкин. Җыелган барлык акча Россия ветераннарына медицина ярдәменә китәчәк. Акциядә барлыгы 78 төбәк катнаша.

Быел значок илнең 78 төбәгендә таратылачак. Бу эштә волонтер оешмалары активистлары, Россия почтасы, челтәр кибетләре – Авоська, Мираторг һәм OZON, Wildberries маркетплейслары катнаша. Барлык зур шәһәрләрнең урам-паркларына махсус тартмалар тоткан волонтерлар чыгачак.

Узган елда “Память поколений” фонды ”Җиңү волонтерлары” һәм “көмеш” волонтерлар белән берлектә ветераннарга барлыгы 5,5 миллион сумнан артыграк акча җыйган, ә инде бу максатта тупланган барлык акча күләме 28,5 миллион сумнан артып киткән. Значоклар сатудан кергән барлык акча сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларга югары технологияле медицина ярдәме күрсәтүгә – операцияләргә, реабилитация курсларына, заманча протезлар һәм колак аппаратлары, кыйммәтле электр коляскалары һәм дарулар сатып алуга тотыла.


Фикер өстәү