Рөстәм Миңнехановка Казан гарнизонының яңа хәрби прокурорын тәкъдим иттеләр

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка Казан гарнизонының яңа хәрби Прокурорын тәкъдим иттеләр.

Казан гарнизонының хәрби прокуроры итеп Мунко Цыренов билгеләнде.

Хөкүмәт йортында узган очрашуда Үзәк хәрби округ прокуроры, юстиция генерал-майоры Андрей Попов Мунко Цыреновны тәкъдим итте.

Мунко Данзанович Цыреновның юстиция майоры исеме бар. Хәрби прокуратура органнарында ул 2009 елдан бирле эшли.

Бүгенге очрашуда Татарстан Республикасы Прокуроры Илдус Нәфыйков, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башкалар катнашты.


Фикер өстәү