Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Украинадагы махсус хәрби операция уңаеннан Владимир Путинга мөрәҗәгать әзерләгән

Республика Парламенты депутатлары Украинадагы махсус хәрби операция уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинга теләктәшлек максатыннан мөрәҗәгать әзерләгән. Аны бүген — Татарстан Дәүләт Советының 31 нче утырышында караячаклар.

Утырыш башланыр алдыннан, әлеге мөрәҗәгатьне карау тәкъдимен Дәүләт Советы депутаты Эмиль Хөснетдинов кертте. Аның сүзенчә, мөрәҗәгатьне әзерләүдә Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов, депутатлар Артур Әбделҗанов, Олег Коробченко, Хафиз Миргалимов, Алсу Нәбиева, Эдуард Шәрәфиев һәм Эмиль Хөснетдинов үзе катнашкан.

Парламент депутатлары мәсьәләне көн тәртибенә бертавыштан кертте.


Фикер өстәү