Татарстан мәктәпләрендә ике гимн башкарылачак һәм ике дәүләт әләме күтәреләчәк

Әлеге традиция мәктәпләргә быел 1 сентябрьдән кертелә.

Россия Федерациясе мәгърифәт министры Сергей Кравцов белдергәнчә, 2022 елның 25 апреле Россия дәүләт флагын күтәрүнең бердәм көненә әйләнәчәк. Әлеге традиция мәктәпләргә быел 1 сентябрьдән кертелә. Татарстан мәктәпләрендә ике гимн башкарылачак, шул ук вакытта ике дәүләт әләме – ил һәм республика әләмнәре күтәреләчәк. Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр иткән.

Аның әйтүенчә, балаларга ватанпәрвәрлек хисен үстерүгә ярдәм итәчәк бу. Гимн шулай ук мәктәп яны лагерьларында, җәйге лагерьларда да уйнатылачак.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, быел 1 сентябрьдән Россия мәктәпләрендә дәресләр Россия гимнын күмәк җырлаудан башланып китәчәк.


Фикер өстәү