Россиягә дефолт янамый, чөнки аның кирәкле барлык финанс ресурслары бар. Үзәк банк башлыгы Эльвира Нәбиуллина Дәүләт Думасында шулай дип белдергән.
Финанс министрлыгы мәгълүматларына караганда, чит илләргә дәүләт бурычы быел 1 февральгә 59,5 миллиард долларны тәшкил иткән. Моңа кадәр финанс министры Антон Силуанов белдергәнчә, «катырылган» валюта счетлары ачылган очракта, бурыч доллар белән түләнеләчәк. Ә инде ачылмаса, Россия үзенең бурычын сумнарда түләргә мөмкин.
Сүз уңаеннан, Дәүләт Думасы Эльвира Нәбиуллинаның вәкаләтләрен тагын 5 елга озайткан. Шулай итеп, ул инде өченче срокка билгеләнгән. Нәбиуллина Россия банкы белән 2013 елдан бирле җитәкчелек итә. Закон буенча, бер үк кеше бу вазыйфада күп дигәндә 3 срок эшли ала.