Бастрыкин Донбасстан күчеп килгән кешеләр өчен кайнар элемтә ачарга кушты

Россия Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин Россиягә Украинадан мәҗбүри күчеп килүчеләр өчен тәүлек буе эшли торган кайнар элемтә ачарга кушты. Донбасс гражданнары белән үзәк аппаратның тикшерү бүлекчәләре актив эшли, тикшерүчеләр булган вакыйгалар турында мәгълүмат ала, күчеп килүчеләрне зыян күрүчеләр дип таный, шулай ук хокукый ярдәм һәм социаль-көнкүрешне җайларга, медицина ярдәме, пособие һәм эш буенча ярдәм күрсәтә.

Килгән кешеләр илнең күп төбәкләрендә урнашуын исәпкә алып, кайнар элемтә алар белән мәгълүмат алмашуны сизелерлек тизләтәчәк.

Моннан тыш, күчеп килүчеләр белән элемтәләр шулай ук башка уңайлы чаралар белән дә гамәлгә ашырылачак, шул исәптән ведомствоның мәгълүмат үзәгенең «ВКонтакте» социаль челтәрендә һәм Телеграм-каналында да.

Кайнар элемтәнең телефон номеры якын арада Россия Тикшерү комитеты сайтында һәм ведомствоның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларына куела, диелгән Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте хәбәрендә.

 


Фикер өстәү