Бердәм тариф кирәк

Татарстанда газлаштыру программасы дәвам итә. Әле кайчан гына республика федераль рейтингның 43 нче урында булса, хәзер 36 урныга ктәрелгән. Бу хакта Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитетының беренче кварталында узган коллегиядә әйттеләр. Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев әлеге программа буенча бирелгән финанс күләме 1, 2 млрд.сум икәнен әйтте.

– Газ мөрәҗәгать итүчеләрнең гаризасы буенча, капка төбенә кадәр бушлай кертелә. 2023 елга кадәр 9 мең йорт зәңгәр ягулыклы булачак, – ди Александр Груничев.

«Газпром трансгаз Казань» ҖЧҖ генераль директорының җитештерү буенча урынбасары Михаил Фролов әйтүенчә, республикада 903 торак пункттагы 18 меңнән артык йорт биләмәсе газ бүлү челтәрләренә тоташтырылачак.

– Бүгенге көндә халыктан 8,5 меңнән артык гариза кабул ителде, 5,5 мең килешү төзелде. Шулардан 2 меңнән артык йорт биләмәсе газга тоташтырылырга әзер, 449 йортка газ тоташтырылган, – ди ул. – Гаризаларның иң күбе Тукай Әлмәт, Лаеш районыннан һәм Казан шәһәреннән килә. Газга тоташтыру планы графиктан алда бара. 2021 елда 599 йорт урынына 787 йортка газ керде. Бүгенгә без 1030 йортка газ тоташтырырга тиеш булсак, инде 2207 йортка газ кертелде.

Утырышта Лаеш, Казан боҗраларындагы төзелеш проблемалары да күтәрелде. Шулай ук су тоташтыру, пычрак су түгү, җылылык белән тәэмин итүдә бердәм тарифлар кирәклеге хакында да сөйләштеләр.

Татарстанның Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе урныбасары вазифаларын башкаручы Дмитрий Сапожников республикада су белән тәэмин итүче һәм пычрак су чыгаручы 179 оешма бар, ди.

– Аларның 32се генә тариф билгеләүне сорап мөрәҗәгать итте. Оешмаларның күбесе тарифларны исәпләп чыгарудагы кыенлыклардан куркалар, – диде ул.

Утырышта катнашкан Дәүләт Советы депутаты Александр Тыгин исә, ресурс белән тәэмин итүче оешмаларга тариф билгеләтүне интернет аша эшләргә киңәш итте. Болай эшләгәндә, бар да үтәкүренмәле булачак, диде ул.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү