Татарстан шифаханәләренә бәяләр арткан

Бу хакта Татарстан шифаханәләре ассоциациясе җитәкчесе Евгений Терентьев матбугат очрашуында хәбәр итте.

Бүген Татарстанда барлыгы 40 шифаханә эшли. Аларның һәркайсында да җәйге сезонга инде старт бирелгән.

– Бүгенге бәяләр узган елгы җәйге сезон белән чагыштырганда 15-25 процентка югары. Миңа калса, вазгыятькә карап, бәяләр үзгәрергә дә мөмкин. Шифаханәләрдә ял итәргә теләк белдерүчеләр аз булса, бәяләр төшәчәк. Һәм киресенчә. Шуңа да путевкаларны алдан хәстәрләп кую хәерлерәк булыр дип уйлыйм, – диде Терентьев.


Фикер өстәү