Казанда җылыту сезоны кайчан тәмамланачагы билгеле

28 нче апрельдә Казанда җылыту сезоны тәмамланачак. Тиешле карар шәһәр Башкарма комитетында имзаланды.

Район администрацияләренә, «Иске шәһәр» префектурасына, Мәгариф идарәсенә, Мәдәният идарәсенә, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсенә, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына, Физик культура һәм спорт комитетына, Балалар һәм яшьләр эшләре комитетына температура режимы тотрыклы дип билгеләнгәнче (+8 градустан югары), кинәт суыту күзәтелгән очракта, беренче чиратта, сәламәтлек саклау объектларының, балалар учреждениеләренең җылылык чыганаклары һәм үзәк җылыту системалары эшенең әзерлеген тәэмин итәргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез, Казанда җылыту сезоны 2021 елның 16 нчы сентябрендә башланды.


Фикер өстәү