Рөстәм Закировның улы Айрат: «Үзең тырышмасаң, фамилия генә булышмый»

Бүген «Ни хәл?» сәхифәсенә танылган җырчы Рөстәм Закировның талантлы улы Айратны чакырдык. Оста итеп бии-бии саксофонда уйный ул. Аның белән үзенчәлекле инструмент, әти белән ул мөнәсәбәтләре, эстрада турында сөйләштек.

– Ни хәл?

– Аллага шөкер. Казан музыка көллиятен тәмамлыйм быел. Әле менә мәш килеп имтиханнарга әзерләнәм.

– Шактый үзенчәлекле инструмент сайлагансың. Ни өчен нәкъ менә саксофон?

– 4–5 яшьлек чагым булды микән, әни белән ниндидер музыкаль канал караганда күреп алдым мин аны. Аннары музыка мәктәбендә укый башладым. Башта флейтада уйнарга өйрәндем, 12 яшьтә саксофонны үзләштерә башладым. Нәкъ менә саксофонны сайлавыма әти бик сөенде. Баян классына йөргән булсам, инструментны аңа күтәрәсе булыр иде бит. Ә саксофон – җиңел инструмент,  күтәрдең киттең, бер мәшәкате юк.

Ләкин ул чакта мин музыкант түгел, футболчы булу турында хыяллана идем. 14 яшемә кадәр уйнаганнан соң, футболны ташларга туры килде. 9 нчы сыйныфны тәмамлап, кайда да булса укырга кирәк иде. Менә шул чакта мине танылган саксофончы Артур Маузер, төгәлрәк әйтсәк, аның иҗаты музыка юлын сайларга илһамландырды. Мин Казан музыка көллиятенә укырга керергә әзерләнә башладым.

– Саксофонны беренче тапкыр кулга алган көнең исеңдәме?

– Саксофон – үзенчәлекле инструмент бит ул. Аңа өрү авыр түгел, техникасын гына белергә кирәк. Шулай да, беренче тапкыр өреп караганда, сәер булып китте. Ул чакта, гомумән, җитди карамаганмын мин бу инструментка. Аның нинди мөмкинлекләргә юл ачуын соңгы елларда гына аңладым.

– Эстрадага ничек кереп киттең?

– Көллияттә укый башлауга ук, татар эстрадасында эшләү теләге барлыкка килде. Шул теләгемне чынга ашырыр өчен, бик тырыштым, көненә 5–6 сәгатьләп шөгыльләндем.

Ул чакта яшәр өчен акчаны әти бирә иде – рәхәт, өс бөтен, тамак тук. Өченче курста укыганда, Теләчедә узган бер чарага чакырдылар. Шунда Рифат Зарипов белән таныштык. Минем уйнаганны күргәннән соң, үз төркеменә дәште. Әти белән киңәшләшмичә, ризалашмадым. Ә ул каршы булып чыкты. «Рифат аена 20ләп концерт куя ул, укырга вакытың калмый», – диде. Ә минем акча эшлисем килде, гел әтидән алып булмый бит инде. Үзенә дә шулай дигәч, ризалашты тагын үзе.

Ә концертлар, чыннан да, бик күп иде. Дәресләрне күп калдырырга туры килде, «койрык»лар  җыелды. Әтигә бик белдермәскә тырыштым, хәйләләгән чаклар да булды. Ә инде «Закиров – на отчисление» дигән сүзләрне ишеткәч, концертлар белән йөрүемне тыйды.

Армиядән кайткач, үз төркемнәренә чакырып берничә артист шалтыратты. Ә әти үз сүзендә торды, укып бетерергә кирәк, диде. Алмаз Мирзаяновның тәкъдименә каршы килмәде, чөнки алар аена 6–7 генә концерт куя. Алмаз абый да, Зөлфирә апа да бик кешелекле булып чыкты, алар белән эшләү рәхәт. Күп артистлар музыкантларын бөтенләй кадерләми, шуңа да шактый тәкъдимнәрдән баш тарттым. Аннан мине Филүс Каһиров төркеменә чакырдылар. Анысына әти каршы килмәде. Бүген дә әлеге артистлар белән эшлим.

– Синең армиягә китү тарихың да шактый кызык булды бит.

– Мин өченче курста укыганда, пандемия башланды, өйдә шөгыльләнергә туры килде. Ә мин бер урында озак тора алмыйм, гел маҗара эзлим. Уйладым да, армиягә китәргә карар кылдым. Әти моңа да каршы килде. Ләкин мин барыбер бөтен тикшеренүләрне узып, призывка эләктем. Әтигә бу турыда армиягә китәргә өч көн калгач кына хәбәр иттем. Ул чакта әти авылда, тиз генә кайтып җитте дә яхшы гына ачуланды. Кемгәдер шалтыратып, калдырмакчы иде, каршы чыктым. Үзем теләп барам, башка артист балалары шикелле бармый каласым килми, дидем. Әти кул селтәде, «Теләсәң нишлә, әмма мин сине озатмыйм», – диде. Килде ул озатырга, барыбер килде.

Армиядә хезмәт иткәндә, оркестрда уйнадым. Җиңү көнендә Мәскәүнең Кызыл мәйданында узган парадта да катнашырга, Владимир Путинны күрергә дә насыйп булды. Гомумән, армия яхшы тәҗрибә бирде миңа. Хезмәт итеп кайтканнан соң, яшәү җиңелрәк кебек тоела башлады.

– Эстрадага килгәндә, саксофонның тембры үзенчәлекле бит, татар җырларына туры киләме ул?

– Саксофон аерым тавыш кебек ул, кушылырга бик яратмый. Аңа соло күбрәк килешә.

– Синең номерларың хәрәкәтләр белән үрелеп бара. Ул хәрәкәтләрне, биюләрне үзең уйлап табасыңмы? Биеп уйнау кыен түгелме?

– Үзем дә уйлап табам, Америка саксофончыларының чыгышларыннан да алгалыйм. Шуңа күрә, күпме ашасам да, авырлык җыймыйм мин. Биеп уйнау өчен шактый энергия, көч кирәк. Танылган Луи Армстронгның шундый сүзләре бар: «Тамашачы сезне тыңларга түгел, сезгә карарга килә». Шуңа күрә мондый элементлар булу мөһим дип уйлыйм мин. Бииеп уйнавымны әти бик хупламады башта. Ә тамашачыга ошавын күргәч: «Биюен бие, ләкин уеныңның сыйфаты яхшы булсын», – диде.

– Әтиеңне бик еш телгә алдың. Әниең дә – иҗат кешесе. Синең бу юлны сайлавыңда аларның роле зур булдымы?

– Әти белән әни минем спортчы булуымны теләмәделәр. Музыка белән шөгыльләнә башлавыма да алар сәбәпче. Үзара тагын да якынрак булуыбызны теләгәннәрдер, мөгаен.

–  Иҗат юлының авырлыклары турында да сөйләми калмаганнардыр?

–  Нинди генә өлкәне алсаң да, җиңел генә башкарыла торган бер эш тә юк. Әле бит күңел кушамы, юкмы – ул ягын да уйларга кирәк. Миңа музыка кечкенәдән якын. Әти-әниемнең иҗат өлкәсендә тәҗрибәле булуы да бик ярдәм итә. Нәрсәнең нәрсә, кемнең кем икәнен алдан кисәтәләр.

– Фамилияң ярдәм итәме соң?

– Футболда шундый гыйбарә бар: «Номер уенчыны түгел, уенчы номерны бизи». Закиров фамилиясен йөртеп, үзең аз булса да тырышмасаң, сәләтеңне күрсәтмәсәң, моннан файда юк.

Блиц-сораштыру

– Кумирларың бармы?

– Филармониянең джаз оркестрында уйнаучы Сергей Васильев, укытучым Наил Исмәгыйлов, шулай ук Америка саксофончыларының иҗатларына мөкиббән мин.

– Йөрәгең бушмы?

– Буш түгел.

– Бүген яшь музыкантларга эстрадага кереп китү кыенмы?

– Таланты, харизмасы булган кешегә кыен түгел.

Лилия Гыймазова

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү