Европаның 12 илендә моңарчы мәгълүм булмаган гепатит төре ачыкланган

Европа берлегенә керүче 12 илдә билгесез чыгышлы гепатит теркәлгән. Европа берлегенең сәламәтлек саклау буенча комиссары Стелла Кириакидес шулай дип хәбәр иткән. Бу хакта “РИА Новости” яза.

“Европа берлеге зур борчуга салган бу хәлне бик зур игътибар белән күзәтә. 25 апрельгә берлекнең 12 илендә 40ка якын шундый очрак расланды”, – дигән ул.

Кириакидес әйтүенчә, биредә сүз 1 айдан 16 яшькә кадәрге балаларның чирләү очраклары турында бара.
Моңа кадәр Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 12 илдә балалар арасында билгесез чыгышлы 169 гепатит очрагы теркәлгәнлеген хәбәр иткән иде. Билгесез чир очраклары Европаның 11 илендә, Көньяк Америка төбәгенең бер дәүләтендә мәгълүм булган. 1 айдан 16 яшькә кадәрге авыру балаларның 10 проценты чамасына бавыр күчереп утырту таләп ителгән, берсе вафат булган.

Роспотребнадзор белгечләре белдергәнчә, Россия территориясенә билгесез чыгышлы гепатит “кертү” куркынычы юк дәрәҗәсендә. Шулай ук илдә балалар арасында кискен гепатит белән авыру очраклары юк.


Фикер өстәү