Россиядә ташламалы ипотека буенча ставка 12%тан 9% ка кадәр кимегән

Россиядә ташламалы ипотека буенча ставка 12% тан 9% ка кадәр кимегән, ә программаның үзен 2022 ел ахырына кадәр озайтканнар. Тиешле карарны Россич премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.

Программаның калган параметрлары элеккечә кала. Ташламалы ипотеканы яңа төзелешләрдә торак сатып алу, шәхси йорт төзү яки аны төзү өчен җир участогы алырга мөмкин.

Мәскәү, Санкт-Петербург, Мәскәү һәм Ленинград өлкәләрендә кредитның максималь күләме 12 млн сум тәшкил итә, калган төбәкләрдә — 6 млн сум. Шулай ук 15% беренчел кертем кертергә кирәк. Ташламалы ставка һәм банклар арасындагы аерманы дәүләт каплый.


Фикер өстәү