Мөселманга йолдызнамә укырга ярыймы?

Мөселманга йолдызнамә укырга ярыймы? Ышанмасам да, кайчакта укыйсы килә, кызык бит. Кайчагында туры да килә әле ул.

Ләйсән

Саба районының Сатыш авылы имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Галимҗанов укучыларыбыз сорауларына җавап бирде:

Аллаһы Тәгалә Коръәндә дә, пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрендә дә барысын да билгеләде, күрсәтте. Бар кешенең дә язмышы – Аллаһы Тәгаләнең кулында, аннан кала берәү дә берни дә белмәс. Кешедән яшерелгән берничә гыйлем бар. Киләчәгебез турында фараз да – шул гыйлемнең берсе. Сихер, күрәзәчелеккә, йолдызнамәләргә ышану исламда катгый тыелган. Моңа ышанмасак хәерлерәк. Рәсүлебез: «Алдан күрүчеләргә барып, алар белән кызыксынса, аларның 40 көн укыган намазы кабул булмас, ә аларга ышанучы Аллаһы Тәгаләгә һәм пәйгамбәребезгә (с.г.в.) ышанмый», – ди. Нәрсәгә ышансаң, шул була бит. Ә Аллаһы Тәгалә безгә иң хәерлесен бирәм, диде. Шуңа ышанырга кирәк.


Фикер өстәү