Нарат ылысы бик күп авырудан дәва

Нарат ылысы бик күп чирдән дәва. Ул буыннар шешкәндә, бөер авыртканда, балаларда диатез вакытында ярдәмгә килә.

Буыннар сызлаганда, кечерәк кенә кәстрүлдәге суга нарат ылысын салып, унбиш минут сүрән суда кайнатып алырга кирәк. Сөзгәч, шушы төнәтмәдән буыннарга компресс куярга була. Диатез вакытында исә баланы шушы төнәтмә белән коендырырга киңәш ителә. Нарат ылысын көзен һәм кышын җыярга кирәк. Бу вакытта ул аскорбин кислотасы, эфир майларына бай була.

Бөергә шифалы нарат төнәтмәсе

50 г яңа җыелган яшь нарат ылысын 2 стакан суга салырга, 20 минут кайнатырга һәм 2 сәгать төнәтергә кирәк. Аннары шуны сөзеп, тәменчә бал кушасы. Ылыс төнәтмәсен көненә 0,5 стакан эчәргә мөмкин.


Фикер өстәү