Балтачта Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан велойөреш үткәрелде (ВИДЕО)

Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Балтачта бишенче ел рәттән велойөреш үткәрелә. Мәктәп укучылары, яшьләр, остазлары белән берлектә бу чарага ел да актив катнаша. Велоузышның быелгысы 77 саны астында үтте. Аңа район үзәгендәге Батырлар аллеясында старт бирелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдиновның хәер- фатыйхасы белән юлга кузгалган 77 велосипедчы, 7700 метр юл үтеп, кабат Батырлар аллеясына кайтты.

— Бу акция яуда калган, җиңү яулап кайткан ветераннарыбызга, тылда хезмәт куйган өлкәннәребезгә багышлана, аларга булган хөрмәтебезнең бер чагылышы, — ди велойөрештә катнашучылар.


Фикер өстәү