Рөстәм Миңнеханов Лениногорск районына эш сәфәре кылды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Азнакай районына эш сәфәреннән соң Лениногорск районына килде.

Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр иткәнчә, Рөстәм Миңнеханов «КФХ Виктория» теплица комплексын караган. Оешма 2019 елдан бирле эшли, ул районны яңа өлгергән яшелчәләр белән тәэмин итә. Узган елда комбинат 523 тонна кыяр, 206 тонна томат һәм 2,6 тонна суган үстергән.

Шулай ук предприятие авыл хуҗалыгы кулланучылары кооперативы оештырган һәм үзләренең консервацияләнгән продукциясен дә сата.

Татарстан Президентына комплексны үстерү планнарын да сөйләделәр. Аерым алганда, җитештерүнең тулы циклын оештыру һәм ел әйләнәсе тулысынча эшләү өчен электрүтгәргечләренең һава линиясен төзү таләп ителү турында сөйләшү булды. Рөстәм Миңнеханов әлеге мәсьәләне хәл итүнең вариантларын эшләргә йөкләмә бирде.

Алдарак Рөстәм Миңнеханов Азнакайда агропарк төзүне тәэмин итәргә йөкләмә биргән иде. Шулай ук ул Азнакай һәм Лениногорск районнарында кырларны вертолеттан карады, чәчү барышы белән танышты. «Быел яхшы уңышка өметебез бар», — дип язды Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында.

 


Фикер өстәү