Фәрит Мөхәммәтшин: «Мәгълүмати көрәштә сез – безнең төп таянычыбыз»

Журналистлар урамында – бәйрәм. Каләм әһелләрен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Тантанада «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм Журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та катнашты.

Бәйрәм очрашуы Матбугат йортының яңартылган бинасында узды. «Биредә үзенчәлекле мохит хөкем сөрә. Бу  – 30 нчы елларда төзелгән уникаль архитектура һәйкәле. Бина республиканың матбугат һәм китап басу тарихы белән тыгыз бәйләнгән», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе әйтүенчә, цифрлаштыру киң җәелүгә карамастан, басма матбугат чаралары да хакимият белән җәмгыять арасында мөһим аралашу чарасы булып калуын дәвам итә. Бүген республикада 725 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. Шуларның 390ы – басма матбугат чаралары. Татар телендә 113 газета, 43 журнал нәшер ителә. Илдә тиражлар кимегәндә, Татарстан матбугатка язылучылар буенча алдынгылар арасында. Сүз уңаеннан, быел республика районнарында 15 почта бүлекчәсен яңартырга җыеналар.

Заманча мәгълүмат чыганакларына килгәндә, халыкның интернет-ресурсларга һәм социаль хезмәтләргә ышанычы 10 ел эчендә дүрт тапкыр арткан. 2021 елда бу күрсәткеч 20 процентка җиткән. «Татмедиа» агентлыгы халык белән аралашу өчен әлеге мәйданчыкны үстерүгә аерым игътибар бирә, шуның нәтиҗәсендә социаль челтәрләрдәге уртак аудитория 34 процентка арткан. «Цифрлаштыру елында да «Татмедиа» санлы трансформацияне үстерү буенча зур  бурычлар куя», – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Эшебез шундый булгач, Фәрит Мөхәммәтшин дөньядагы хәлләрне дә урап уза алмады.

Аның сүзләренә караганда, вакыйгаларны анализлап, рейтинг артыннан кумыйча, аларны дөрес итеп яктырту кирәк. «Үзебезнең традицияләргә һәм рухи кыйммәтләргә тугрылык, бер команда булып нәтиҗәле эшли белү безгә теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итәчәк. Бу мәгълүмати көрәштә сез – безнең төп таянычыбыз», – диде парламент җитәкчесе.

Бу үзгәрешләр журналистикага ничек йогынты ясый? «Татарстан» дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе директоры Фирдүс Гыймалтдинов әйтүенчә, бәлки, журналистиканың берәр стиле, халыкка җиткерү чаралары үзгәрәдер. Ләкин аның нигезендә халыкка хезмәт итү һәм гуманлылык ята.

– Безне журналистика факультетында әхлаклы булырга өйрәттеләр. Журналистның төп бурычын  халык мәнфәгатьләрен яклап, хезмәт итү дип саныйм. Әлбәттә, бүгенге чара остазларыбызны искә төшерү, исәннәре белән очрашу өчен дә якты көн. Матбугат көне минем өчен шул яктан кадерле. Сәгать укларын чагыштыру чарасы, – диде Фирдүс Гыймалтдинов.

«Матбугат.ру» порталы җитәкчесе Данил Сәфәров фикеренчә, журналистиканың формалары үзгәрә башлады. «Кайда  журналистика, кайда социаль челтәрләр, кайда мессенджердан килгән хәбәрләр… Барысы да үзгәреш кичерә. Бәлкем, без әле үзгәреш башында гынадыр. Кая барып чыгасын дөнья күрсәтер», – ди ул.

Сәрия Мифтахова

 

 

 


Фикер өстәү