“Чишмәдән су алырга мөмкин”: район хакимияте башлыгы эчә торган судан мәхрүм калган ветеранның хәлен белешкән

Ютазы районы хакимияте башлыгы Аяз Шәфигуллин, социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, чишмәдән су алудан мәхрүм калган ветеранның хәлен белешкән. Аның белән бергә район прокуроры, тикшерү комитеты вәкиле, җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы хезмәткәрләре һәм авыл җирлеге башлыгы булган. Бу хакта “Татар-информ” яза.

“Урынга баргач, чишмәгә юлның ябылмаганлыгы билгеләнде. Чишмәне биредә яшәүчеләр биек булмаган киртә белән өлешчә әйләндереп алган. Чыннан да, аның тирәсендә балык үрчетү буенча фермер хуҗалыгы урнашкан, әмма бу җирле халыкка су алырга берничек тә комачауламый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: әлеге чишмә бердәнбер эчәр су чыганагы булып тормый. Авылдагы һәр йортта су скважинасы бар. Кышын җирле халык чишмәгә йөрми. Чишмәгә илтүче юлны чистартуны сорап мөрәҗәгать итүче булмады”, – дип билгеләп үтелгән район хакимиятендә.

Район хакимияте башлыгы һәм хокук саклау органнары вәкилләре ветеранның кызы белән очрашкан. Аның әйтүенчә, ул шул тирәдә йөргән фермер этеннән куркып, чишмәдән су ала алмаган. Әмма бу хәлне раслаучы юк. Район җитәкчелеге килгәндә, фермер эте тыныч кына бәйдә утырган. Шулай ук, ветеранның кызы раславынча, чишмә юлын зур йөк транспорты каплап торган. Чыннан да йөк транспорты, ватылу сәбәпле, юл уртасында туктап калырга мәҗбүр булган. Әмма төзәтелгәннән соң шундук китеп барган.
“Район җитәкчелеге чишмә тирәсендә эшчәнлек алып баручы фермерга, биләмәсен саклаучы эте суга килүчеләргә комачауламасын өчен, чишмәне койма белән әйләндереп алырга кушты. Шулай ук, фермер хуҗалыгы транспорты авыл аша йөрмәсен өчен, урау юл булдыру турында карар итте. Өстәп шуны да хәбәр итәбез: чишмә суына экспертиза ясалачак, шулай ук кайбер йортлардан су пробасы алыначак. Экспертиза нәтиҗәләре турында соңрак хәбәр итәчәкбез”, – дип белдерелгән район хакимиятеннән.


Фикер өстәү