Районнарда сөт бәяләре ни өчен төрле?

Журналистлар белән очрашу вакытында авыл хуҗалыгы министры Марат Җәббаров халыктан җыела торган сөт бәяләренә тукталды. Билгеле булганча, районнар арасында бәяләрдә аерма шактый. Бер районда сөтнең литры өчен 24 сум бирсәләр, икенчесендә 30 сум түлиләр. Министр әйтүенчә, мал күп булган хуҗалыкларда сөткә бәя яхшы.

– Һәр районда бу эш төрлечә оештырылган. Ай саен анализлыйбыз, ләкин билгеле бер бәядән төшерергә ярамый, дип йогынты ясый алмыйбыз. Кооперативлар булган җирдә бу эш актив бара. Терлек аз булган районнарда бу мәсьәләдә кыенрак, чөнки авыл саен кайдадыр 80, кайдадыр 100 литр гына сөт булса, машина чыгымнары арта. Гомумән алганда, бу сезонда бәяләр начар түгел, – диде министр.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү