Татарстанда тагын 118 кешедә коронавирус тапканнар

Татарстанда Covid-19 белән авырулар саны кими. Соңгы тәүлек эчендә республикада әлеге чирнең 118 яңа очрагы ачыкланган, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф сайтында.

Ковидлы 71 авыруны хастаханәдә дәвалау таләп ителгән, коронавирус йогышы нәтиҗәләреннән үлүчеләр ачыкланмаган.

Пандемия башланганнан бирле, Татарстанда Covid-19 белән авыручыларның гомуми саны 150 меңнән артып киткән. 145,3 мең кеше чирне җиңгән, шулар арасында 148 авыручы соңгы тәүлектә савыккан.

 


Фикер өстәү