Казан халкын һәм кунакларын «Ярмәк вагы»н биергә өйрәтәчәкләр

Бүген — 2 июньдә «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының беренче мастер-классы узачак. Кабан буенда теләгән һәркемне «Ярмәк вагы» халык биюен өйрәтәчәкләр.

Шәһәр халкы һәм кунаклары өчен дәресне халык биюе буенча педагог-хореограф Сәидә Миннебаева, фламенко биюе остасы, хореограф Гөлсинә Галимуллина, Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артисты Владислав Уткин, «Казан» бию ансамбле солисты Рамазан Җамалетдинов үткәрә. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

«Ярмәк вагы» биюе Самара өлкәсенең Ермаково авылында барлыкка килгән. Ул бик үзенчәлекле сынау-уен нәтиҗәсендә килеп чыккан. 18 яшьләре тулган яшь егетләр үкчәләре белән аяк асларыннан уза торган камчыга басарга тиеш булган. Элек «Ярмәк вагы»н егетләр генә биесә, тора-бара яшь кызлар да бии башлаган. Бию вак хәрәкәтләре, ритмлы, дәртле булуы белән дә аерылып тора


Фикер өстәү