Татарстанда социаль ипотека программасы буенча тораклы булган балалы гаиләләр 205,6 миллион сум субсидия алган

Татарстанда социаль ипотека программасы буенча тораклы булган гаиләләр ел башыннан бирле балалары өчен 205,6 миллион сум субсидия алган инде. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бала туганда түләнелә торган акча күләме 200 мең сум тәшкил итә. Дәүләт торак фонды программалары буенча торак алган 1035 гаиләгә гыйнвар аеннан бирле субсидия юлланган инде.

Субсидия торак алу буенча исәпкә куелганнан соң туган яки уллыкка (кызлыкка) алынган һәр бала өчен түләнелә. Акчаны беренчел взнос итеп кертергә яки социаль ипотеканы каплау өчен тотарга мөмкин.
Субсидияне алу өчен баланы фонд вәкиллегендә социаль ипотека килешүенә кертергә кирәк.


Фикер өстәү