Казан Кремлендә битлек кию режимын туктатып торуны шәрехләделәр

Битлек кию режимы гамәлдән чыгарылмый, ә туктатыла гына. Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова журналистлар белән брифинг вакытында шул хакта белдерде. Журналистлар рәсми вәкилдән республиканың ни өчен мондый карар кабул итүе турында сорашты.а

— Бу битлек кию режимын бетерү түгел, ә туктатып тору, шуны аңлау бик мөһим. Битлек кию режимын Россиянең баш санитар табибы гамәлдән чыгара ала, чөнки бу режимны ул кертте, — дип аңлатты ул.

Лилия Галимова сүзләренчә, бу әле иркенәергә сәбәп түгел. Кешеләр һаман да үзләрен сакларга һәм куркынычсызлык таләпләрен үтәргә тиеш.


Фикер өстәү